Бүген Казанда ТР Хөкүмәте белән “Гражданлык аэропортлары (аэродромнары) администрациясе” федераль дәүләт унитар предприятиесе арасында хезмәттәшлек килешүенә кул куелды. Документны ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Сергей Полещук имзалады.
Килешү якларның “Казан аэророрты комплексын реконструкцияләү” проектын бергәләп гамәлгә ашыруда уртак чаралар оештыруын күздә тота. Бу проект “Казан” халыкара аэропортын реконструкцияләү проектының бер өлеше санала һәм 2010-2015 елларда Россиянең транспорт системасы үсеше турындагы федераль максатчан программа кысаларында реализацияләнә.
Проект буенча аэродромның очкычлар утырту-төшерү полосасын, аэродром зонасының су агу-дренаж системасын реконструкцияләү, чистарту корылмаларын төзү, пассажир перронын, техник перронны реконструкцияләү һәм киңәйтү һ.б. эшләрне башкару планлаштырыла.
“Гражданлык аэропортлары (аэродромнары) администрациясе” дәүләт унитар предприятиесе бу проектның заказчы-төзүчесе. Бүген имзаланган документ кысаларында бу предприятие проектны вакытында реализацияләргә, ТР Хөкүмәтенә башкарылган эшләр турында хисап бирергә, аэродром инфраструктурасы объектларын кулланган өчен аренда түләүләре күләмен билгеләргә йөкләмә ала. ТР Хөкүмәте, үз чиратында, аэропорт комплексын реконструкцияләү проектын гамәлгә ашыру өчен кирәкле ярдәм күрсәтәчәк.