Кытайның Шеньжень шәһәрендә 12 августта ачылачак XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашу өчен, Россия җыелма командасы составында Татарстанның 37 спортчысы китте. Быел Төркиянең Эрзерум каласында үткәрелгән XXV Бөтендөнья кышкы Универсиадада республика спортчылары 11 медаль алып кайткан иде, ә бу Россия җыелмасы яулаганның өчтән бере диярлек: Россия спорт осталары 38 медальга ия булды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында барган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов шул хакта белдерде. Ул искәрткәнчә, Шеньженьнән соң Универсиада үткәрү “эстафетасын” үз кулына алачак Казан XXVII Бөтендөнья спорт уеннарында төп 26 төр буенча ярышлар уздырырга тиеш була. Шушы төрләр буенча спортчылар Үзәк спорт клубы базасындагы ТР җыелма командаларын әзерләү спорт үзәгендә осталыгын чарлый.