Рәшит Нургалиев Казанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы шәхси составы белән киңәшмә үткәрде

2011 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шәхси составы белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Р.Нургалиев киңәшмәнең башында Идел буе федераль округы төбәкләренә эчке эшләр органнары коллективлары белән аралашу, Эчке эшләр министрлыгындагы үзгәртеп корулар хакында сөйләшү, ведомство хезмәткәрләренең подициясен тыңлау максатыннан сәфәр кылуы хакында хәбәр итте.
Рәшит Нургалиев, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы шәхси составы каршында ясаган чыгышында, беренче чиратта, эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен аттестацияләүнең уңышлы тәмамлануын билгеләп үтте. “Күздә тотылган чараларның барысы да кандидатларны һәрьяклап өйрәнеп, сыйфатлы итеп башкарылды”, - дип ассызыклады Россия эчке эшләр министры.
Р.Нургалиевның сүзләренә караганда, аттестация үткәрү Эчке эшләр министрлыгының барлык җитәкчеләренең дә үз кул астындагыларның гамәлләре өчен җаваплылыгын арттыра.
Рәшит Нургалиев фикеренчә, кайбер объектив сәбәпләр аркасында яңадан аттестация узмаган хезмәткәрләр хакында да онытырга ярамый. “Без бу кешеләргә үз юлларын табуда ярдәм итәргә тиеш – бу безнең бурычыбыз”, - диде Россия эчке эшләр министры.
Рәшит Нургалиев хәбәр иткәнчә, тулаем алганда илдә эчке эшләр органнарының аттестация узмаган 20 меңнән артык хезмәткәре эшкә урнаштырылган инде, бу процессны туктатырга ярамый.
Р.Нургалиев искәртеп узганча, хезмәткәрләрне аттестацияләү Эчке эшләр министрлыгындагы үзгәртеп коруларның төгәлләнүен аңлатмый. “Алда башкарасы эшләр күп әле. Хезмәткәрнең психологиясен, аның хезмәткә карата мөнәсәбәтен үзгәртү, тәртип сакчысының яңа кыяфәтен формалаштыру хакында сүз бара”, - дип белдерде министр.
Ул соңгы елларда эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең кешеләр белән шәхси элемтәләре югалуын ачынып билгеләп үтте. “Без еш кына проблеманың асылына төшенмәдек, кешеләр белән ачыктан-ачык аралашмадык”, - диде Р.Нургалиев.
Р.Нургалиев кадрларны җентекләп сайлауга зур игътибар бирергә чакырды. Министрның сүзләренә караганда, хезмәткәрләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм тәэмин итүнең хәзерге дәрәҗәсе иң яхшыларны сайларга мөмкинлек бирә. “Безгә анкета мәгълүматлары түгел, ә һәр хезмәткәрнең шәхси портретына тирән анализ кирәк”, - дип ассызыклады министр.
Татарстан Республикасында җинаятьчелеккә каршы көрәшнең торышы хакында сөйләгәндә, Рәшит Нургалиев Татарстанда җинаятьчелекнең 8,4 процентка кимүен, авыр һәм үтә авыр җинаятьләрнең 18,4 процентка азаюын билгеләп үтте. Шул ук вакытта кеше үтерү һәм талау очракларының саны арту күзәтелә. Шунлыктан, Р.Нургалиевның сүзләренә караганда, республикада профилактика эшләрен дәвам итәргә кирәк.
Үз чыгышының ахырында Рәшит Нургалиев Эчке эшләр министрлыгы алдында торган кайбер бурычларга тукталды. Экстремизм, оешкан җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы көрәшкә зур игътибар бирергә кирәк. “Иң мөһиме – кеше хокукларын һәм иреген саклау”, - дип белдерде Россия эчке эшләр министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International