“Татарстан” авиакомпаниясе һәм «Lufthansa» Казанда техник хезмәт күрсәтү ангары төзиячәк

2011 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

“Казан” Халыкара аэропортында “Татарстан” авиакомпаниясе һәм «Lufthansa Technik» компаниясе пассажир очкычларына техник хезмәт күрсәтү ангары төзиячәк.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Республика Хөкүмәте башлыгы, очрашуны ачып, “Татарстан” авиакомпаниясе белән хезмәттәшлек итәргә карар кылганы өчен «Lufthansa Technik» компаниясенә рәхмәт белдерде. Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, Татарстанда транспорт мәсьәләләренең алда торган зур спорт чараларына, шулай ук Татарстан бизнесының тышкы икътисади элемтәләре үсүенә бәйле рәвештә актуальлеге артканнан-арта бара.
И.Халиков хәбәр иткәнчә, Татарстанның транспорт инфраструктурасын үстерүдә иң мөһим этапларның берсе – “Казан” Халыкара аэропортын реконструкцияләү. Аэропортта 1А терминалын төзү эшләре бара, бизнес-терминал төзелә, гамәлдәге 1 терминалын реконструкцияләү күздә тотыла. Инде бер ай дәвамында аэропортта очыш полосасы яхшыртыла, Казаннан аэропортка кадәр тимер юл төзелә. Илдар Халиков фикеренчә, техник хезмәт күрсәтү ангары төзү аэропортны үстерүдә тагын бер адым булачак.
ТР Премьер-министрының сүзләренә караганда, бер үк вакытта “Татарстан” авиакомпаниясе дә үсеш кичерә, соңгы елларда аның паркы җитди яңарыш кичерде. “Без авиакомпаниянең динамик үсеш кичерүен һәм яхшы перспективаларын күрәбез”, - дип ассызыклады республика Хөкүмәте башлыгы.
«Lufthansa Technik Sofia» компаниясе генераль директоры Бернд Фрекманн хәбәр иткәнчә, «Lufthansa Technik» компаниясенең күп кенә илләрдә 60 хезмәт күрсәтү урыны бар. Компания барлыгы 2 меңнән артык һава судносына хезмәт күрсәтә.
Казанда ангарны “Татарстан” авиакомпаниясе белән бергә «Lufthansa Technik Sofia» компаниясе төзиячәк. Проект нигезендә “Казан” Халыкара аэропортында "Boeing-737" классына караган 2 очкычка техник хезмәт күрсәтү ангары төзү күздә тотыла.
“Татарстан” авиакомпаниясе генераль директоры Руслан Шакиров «Lufthansa Technik» компаниясе белән хезмәттәшлекнең пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга һәм авиакомпаниянең алдагы үсешенә ярдәм итәчәгенә өмет белдерде.
Руслан Шакиров һәм Бернд Фрекманн Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Bulgarian Aviation Group» компаниясенең башкаручы директоры Пламен Атанасов катнашында “Татарстан” авиакомпаниясе һәм «Lufthansa Technik Sofia» компаниясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International