Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Алмата өлкәсе Акиме Амандык Баталов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Талдыкорган шәһәре акимы Багдат Карасаев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Бөтендөнья татар конгрессы берлегенең Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Амандык Баталов Татарстан Республикасы делегациясен сәламләде һәм Рөстәм Миңнехановка чакыруны кабул итүе өчен рәхмәт белдерде. Алмата өлкәсе акимы багланышлар алга таба уңай нәтиҗәләр китерер дип ышануын белдерде. "Татарстан Республикасы икътисадый яктан алга киткән - сәнәгатьтә, яңа технологияләрдә, һәм без сездән өйрәнергә телибез, технологияләр безгә дә, Алмата өлкәсенә килсен иде", - диде Амандык Баталов.
«Харгос» халыкара чиктәш хезмәттәшлек үзәге бездә зур кызыксыну уятты. Әлеге проект халыкара әһәмияткә ия – үзәк Кытай-Европа юлында урнашкан, ул Татарстан Республикасы аша да уза. Безне «Харгос» махсус икътисади зонасының ничек эшләве һәм аның белән ни рәвешле хезмәттәшлек итү мәсьәләсе дә кызыксындыра», - диде Татарстан Президенты.
Шунысын да искәртик: быел Татарстан белән Казахстан арасында сәүдә әйләнешенең арту тенденциясе күзәтелә. Быелның беренче яртыеллыгында ул, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 1,25 мәртәбә арткан. Машина төзелеше, вертолетлар төзү, энергетика, нефть химиясе, ИТ, авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләр хезмәттәшлеккә уңайлы, дип билгеләнделәр.