Татарстан делегациясе «Хоргос» ХЧХҮ һәм «Хоргос-Көнчыгыш капкасы» ИИЗ объектларында булды

2017 елның 25 августы, җомга

Бүген Казахстанның Алматы өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Алматы өлкәсенең Панфилов районында «Хоргос» халыкара чиктәш хезмәттәшлек үзәгендә булды. Делегацияне Алматы өлкәсе Хакиме Амандык Баталов һәм «Хоргос» ХЧХҮ» АҖ  президенты Каһарман Җазин озата йөрде.

Делегация «Самырук» үзәк мәйданында булды, анда сәүдә үзәге продукциясе белән танышты. Рөстәм Миңнехановка «Хоргос» ХЧХҮ проектын тәкъдир иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Хоргос-Көнчыгыш капкасы» ИИЗ объектлары белән дә танышты.  

«Хоргос» ХЧХҮнә визиты йомгаклары буенча Рөстәм Миңнеханов «Хоргос-Көнчыгыш капкасы» ирекле икътисадый зонасы белән хезмәттәшлек турында һәм Татарстан продукциясен «Хоргос» ХЧХҮнә ьибщреп тору турында тәкъдимнәр эшләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International