"КАМАЗ" һәм Marcopolo Ниятләр турындагы Килешүгә кул куйды

2011 елның 17 августы, чәршәмбе

Кичә, 16 августта, Рио-де-Жанейро шәһәрендә (Бразилия) "КАМАЗ" ААҖ белән Marcopolo S.A. арасында документларга кул кую вакыйгасы узды. Чарада ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнашты.

Ниятләр турындагы килешүгә Россия ягыннан "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Бразилия ягыннан "Маркополо"ның төп акционерларының берсе Вальтер Гомес Пинто, "Маркополо"ның генераль директоры Жозе Рубенс де ла Роса һәм "ПолоАвтоРус" ҖЧҖ генераль директоры Юрий Эдуардо Кайо кул куйды.

Әлеге килешү нигезендә Россиядә уртак предприятие булдырыр өчен аның техник-икътисадый нигезләмәсен әзерләү каралган.

Әгәр дә әлеге нигезләмә үзенең үтемлелеген акласа, уртак предприятие булдырылачак. Предприятиенең төп максаты Россия һәм БДБ илләрендә "Евро-4" таләпләренә җавап бирә торгКАМАЗ шассие нигезендә Marcopolo автобусларын җитештерү һәм сату булачак.

"КАМАЗ" ААҖ - Россиянең иң эре автомобиль корпорациясе. Штатында 59 мең кеше исәпләнә. Сервис хезмәт күрсәтә торган ширкәт челтәре бөтен Россияне һәм БДБ илләрен колачлый. КАМАЗ автомобильләре дөньяның 80 илендә эксплуатацияләнә.

Marcopolo S.A. - Бразилиянең автобус концерны. Аңа 1949 елда нигез салынган. Автобус җитештерүче оешмалар арасында дөньяда иң эреләрнең берсе. Бразилиядә 4 заводы бар, шулай ук, Мексика, Аргентина, Колумбия, Көньяк Африка, Мисыр, Һиндстан һәм Кытайда да заводлары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International