Рөстәм Миңнеханов Европа ЭРТИКО ИТС компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа ЭРТИКО ИТС компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге  резиденциясендә узды. 

Әңгәмә барышында яклар транспорт технологияләре, аерым алганда,  интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) тармагында төрле хәл ителешләрне эшләү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары  турында фикер алыштылар. 

Очрашуда катнашучылар шулай ук 2020 елда Казанда ИТС Европа конгрессын уздыру ихтималы турында да сөйләштеләр.

Очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать  Миңнеханов һәм башкалар катнашты. 

Белешмә өчен

2017 елның мартында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2020 елда Казанда интеллектуаль транспорт системалары буенча Европа конгрессын уздыруга үтенечнамә тапшырды. 2017 елның 12 сентябрендә Брюссельдә (Бельгия) кандидат шәһәрне сайлап алу буенча конкурс финалы узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International