Татарстан Президенты видеоэлемтә аша Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты

2017 елның 30 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша  Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә зуган Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.

Утырышта катнашучылар "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" өстенлекле программасы паспорты, Идел елгасын пычратуны кисәтүгә юнәледерелгән проектны гамәлгә ашыру, "Халыкара кооперация һәм сәнәгатьтә экспорт" өстенлекле проектны гамәлгә ашыру турында сүз барды. 

Дмитрий Медведев билгеләгәнчә, 2015 елда Россиядә хезмәт җитештерүчәнлеге Икътисадый хезмәттәлек һәм үсеш оешмасының башка илләрендәгегә карата ике кат ким булган. 

"Ник алай ул? Беренчедән, икътисадта конкурентлык җитәрлек түгел, димәк, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга кирәк кадәр этәргеч тә юк. Икенчедән, берничә тармакта бездә текхнологик яктан артта калу бар. Өченчедән, компания җитәкчеләре, ә кайчак төбәкләр җитәкчеләре, федераль хакимият органнарының да хәзерге заман икътисадында эшләү өчен җитәрлек белемнәре юк", - диде РФ Премьер-министры. 

Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Дмитрий Медведев хезмәт итүче кешеләр һәм компанияләр өчен берничә чаралар пакетын эшләүне тәкъдим итте. Шулай ук РФ Хөкүмәте башлыгы бу өлкәдә төбәк программаларын эшләүне дә йөкләде. 

"Халыкара кооперация һәм сәнәгатьтә экспорт" проекты да хезмәт җитештерүчәнлегенә бәйле, дип дәвам итте Дмитрий Медведев: "Без импортны алыштыру белән шөгыльләнәбез, әмма бу без теләсә нинди сыйфатлы продукциягә ярдәм итәргә тиеш дигән сүз түгел. Товарлар, күрсәтеләр торган хезмәт кебек үк югары сыйфатлы һәм адекват бәяләргә булырга тиеш. Экспорт ул чакта - сыйфатны бәяләүче ачык һәм объектив күрсәткеч, чөнки чит илдә начар эшләнмәләр, начар товарларны сатып алмыйлар". Авиатөзелеш, автосәнәгать, тимер юл төзү, авыл хуҗалыгы машиналарын төзү кебек тармаклар төрында сүз бара. 

Россия Премьер-министры сөйләгән өченче проект Идел елгасын сәламәтләндерүгә юнәлтелгән. "Без бу хакта Волгоградта 8 августта күчмә киңәшмәдә сөйләштек. Анда карарлар кабул ителде, йөкләмәләр бирелде. Бүген без өстенлекле проект паспортын раслыйбыз. Бүген әлеге иң олы елга ярларында 60 млн. кеше яши. биредә сәнәгать производстволарының яртысы урнашкан, шуңа Идел бассейны проблемалары да бәйле", - дип йомгаклады Дмитрий Медведев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International