ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Беренче ярты елда Казан Кремлендә 1,5 млн. турист булып киткән, ә узган ел бу күрсәткеч 1,3 млн. кешедән артмаган, дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина.


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

Су коену сезоны чорында су объектларында иминлекне тәэмин итү һәм республикада кече үлчәмле судноларга навигация чаралары турында ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы – су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов сөйләде.


23
июль, 2022 ел
шимбә

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 79%ка үтәлгән. Сезонлы эшләр күләме 77% тәшкил итә. Бүгенге көндә 67 йортта эшләр тәмамланып килә. 87 торак объектта эшләр тулысынча тәмамланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


22
июль, 2022 ел
җомга

Көнбатыш илләре ягыннан санкция басымы шартларында Татарстан предприятиеләре яңа логистик элемтәләрне үстерә һәм үз җитештерүләрен башка сату базарларына юнәлдерә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты һәм Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның уртак утырышында белдерде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Тәтешкә эш сәфәре кысаларында Татарстан буенча ЭЭМ коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Катнашучылар 2022 елның беренче яртыеллыгында эчке эшләр органнарының оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм алдагы чорга бурычлар билгеләделәр. Утырыш Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин рәислегендә узды.


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында транспорт өлкәсен үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессиядә катнашты. Сессия Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин җитәкчелегендә узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Төзелеш һәм ТКХ» юнәлеше буенча стратегик сессиядә катнашты. Чараны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.

Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясендә 17 мең 452 кеше, шул исәптән 2022 елгы 16 мең 153 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашкан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.


16
июль, 2022 ел
шимбә

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов терлек азыгы әзерләү һәм техниканы урып-җыю кампаниясенә әзерләү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International