2022 елның 9 аенда Татарстан бюджетына дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүдән 3 млрд 806 млн сум керем кергән

2022 елның 29 октябре, шимбә

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүдән кергән керемнәр буенча бюджет йөкләмәсен үтәү, шулай ук җир һәм мөлкәт өчен аренда түләүләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре алдындагы бурычларны киметү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар да киңәшмәләр залына видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры хәбәр иткәнчә, 2022 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәт һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан бюджетка 3 млрд 806 млн сум акча кергән. Бюджет йөкләмәсе 101,5% ка үтәлде.

Җирле бюджетларга 9 ай нәтиҗәләре буенча 3 млрд 866 млн сум акча кергән. Шул ук вакытта узган елга карата яңартылмый торган керемнәрнең уңай динамикасы күзәтелә. Министр билгеләп үткәнчә, агымдагы елда план биреме узган елгыдан 171 млн сумга артып китә, шул ук вакытта 9 айда аның үтәлеше 92% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре алдында аренда түләүләре буенча бурычларның гомуми күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 220,9 млн сумга кимегән. Шуңа да карамастан, аренда түләүләре буенча бурычлар проблемасы кискенлеген югалтмый, дип ассызыклады Фәнил Әһлиуллин. Агымдагы елның 1 октябренә бурычның гомуми суммасы 286,3 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 246,7 млн сумы – җир кишәрлекләре өчен, 39,6 млн сумы – милек өчен. Дәгъва эшенә үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, хәзерге вакытта башкару производствосында шактый күләмдә бурычлар бар.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләрен мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве буенча бурычларны киметү мәсьәләсен аерым контрольгә алырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International