13 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга эш сәфәре кыла. анда ул «КамАЗ» берлегендә булачак. Дәүләт башлыгы данлыклы автомобильләр заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаша, производство линияләре белән таныша, предприятие хезмәткәрләре белән аралашачак.
Бүген Казанда түгәрәк өстәлдә катнашучылар югары белем бирү системасында рухи-патриотик тәрбия мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Түгәрәк өстәл РФ Прокуратура университетының Казан юридик институтында узды.
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу турыда оешманың сайтында хәбәр ителә.
Бүген Казанда быел инде өченче озакка сузылган төзелешне тапшырдылар. Тантаналы чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
“РФ Цифрлы икътисад” илкүләм программасы кысаларында, Татарстанда 1,9 мең социаль объектны Интернетка тоташтыру ниятләнә. Бу эшне “Таттелеком” ГАҖ башкарачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан компаниясенең генераль директоры Айрат Нуретдинов хәбәр итте.
БМО генераль ассамблеясе карары белән ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Төп максат – барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү.
Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 11 процентка арткан. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Җәббаров сүзләренчә, хезмәт хакына башкаручылар хезмәте нәтиҗәлеге, аларның эшкә теләге, хуҗалык икътисады бәйле. Аның фикеренчә, хуҗалык эшәнлеге нәтиҗәле булсын өчен, үзеңә файдага сата белү дә кирәк, ә бу продукция сыйфатына бәйле.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 2019 елгы «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты тарафыннан уздырылды.
Дипломнар барлыгы 12 Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәренә тапшырылды.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы буенча эшләр тәмамланып килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Ел җитәкчесе -2019” республика иҗтимагый конкурсы комиссиясе утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.