«Ел җитәкчесе - 2019» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чара Казанда «Пирамида» КСКда узды.
Искәртәбез, быел икътисадның төрле тармакларыннан 83предприятие һәм оешма җитәкчесе конкурс лауреаты булды.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген ТР хөкүмәте йортында инициатив төркем белән очрашу узды, аның барышында калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзелеше мәсьәләләре каралды.
Очрашуда республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегиясе һәм Татарстан Республикасында хокук саклауны тәэмин итү координацион киңәшмәсенең уртак утырышы узды.
Чараны ТР Премьер-министры Алексей Песошин ачты. Төп доклад белән ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген видеоконференцэлемтә режимында Дәүләт наркотикларга каршы көрәш комитеты утырышында катнашты. Бу чара РФ эчке эшләр министры Владимир Колокольцев рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Тантаналы чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владимир Швецов, Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов катнашты.
Узган ел белән чагыштырганда, быел Татарстан АЗСларында мотор ягулыгының сыйфаты яхшырган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чистайда “Сетевая компания” ААҖ директорлар советының күчмә утырышын уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чистайда булды. Ул анда “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) урнашкан берничә җитештерү предприятиесендә булды, Чистай шәһәр судының яңа бинасы ачылышында катнашты.
Бүген Казан югары танк училищесы территориясендә йөздән артык хәрби хезмәткәр гаиләсе яңа фатир ачкычлары алды.
Хәрби хезмәткәрләргә фатир ачкычларын тапшыру тантанасында Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Тимур Иванов, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Коры җир гаскәрләре баш командующие армия генералы Олег Салюков, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.