13 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга эш сәфәре кыла. анда ул «КамАЗ» берлегендә булачак. Дәүләт башлыгы данлыклы автомобильләр заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаша, производство линияләре белән таныша, предприятие хезмәткәрләре белән аралашачак.
Шул ук көнне дәүләт башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу үткәрә.