Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Машиналар төзү көне белән котлады.
Бүген ТНВ һәм “Татарстан-24” телеканалларында “Дмитрий Петров белән татар теле” дәресләр циклы башланды. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында хәбәр иттеләр.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татэнергосбыт”АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Бүген Казанда VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2-нче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген РФ субъектларында һәм чит илләрдәге Татарстан вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашты.
Иртәгә, 2019 елның 25 сентяберендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итә.
“Цифрлы алга китеш” Бөтенроссия конкурсының финалында җиңүчеләргә 500 мең тапшырылачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Татарстан профсоюзлар көне белән котлады.