Бүген Татартан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кыр эшләренә техниканы әзерләү турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 650 чәчү комплексы катнашачак.
Татарстан Республикасында 2019 елның 8 февраленә 261,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 9,8 %ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия урман хуҗалыгы киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә 2018 ел нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Бу чара Казан Ратушасында узды. Киңәшмәне Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик уздырды.
Яшел Үзән районы Татарстан тормышында билгеле урын алып тора һәм аның киләчәктәге үсеше өчен сизелерлек потенциалы бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы советы һәм Яшел Үзән шәһәре советының уртак утырышында белдерде.
Утырыш Яшел Үзән районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Төп докладны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзән районында булды.
Түбән Кама районы эре нефть химиясе производстволарын берләштерү үзәге булып тора. Шуңа да карамастан, хакимият бизнесның барлык төрләрен үстерүгә игътибар бирергә тиеш. Яңа предприятиеләр үсеше өчен “Түбән Кама” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе мәйданчык булырга тиеш, анда резидентлар санын арттырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин район сессиясендә хәбәр итте. Сессия эшендә Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
Алабуга районы бүгенге көндә республиканың иң зур сәнәгать үзәкләренең берсе санала, монда төрле сәнәгать предприятиеләренең шактый өлеше тупланган. Шул ук вакытта Алабуга үзенең бердәнбер тарихи-мәдәни һәм архитектура мирасын саклап калды. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга районы Советының хисап сессиясендә белдерде. Сессия барышында районның социаль-икътисади үсешенә төп нәтиҗәләр ясалды.
Алексеев районы 2018 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында 24 нче урынны били. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Алексеев районы советының хисап утырышында хәбәр итте. Утырышта Алексеев районы башлыгы Сергей Демидов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Баулы районында булды. Ул анда район советының хисап утырышында катнашты. Утырышта районның социаль-икътисади үсешенә төп нәтиҗәләр ясалды.
Утырыш районның Мәдәният йортында узды. Фойеда Баулы районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышының турыдан-туры трансляциясе Рәсми Татарстан сайтында оештырылачак.
Утырышта 2018 елда республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы эшенә йомгак ясалачак һәм 2019 елга бурычлар билгеләнәчәк.
Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашачак.