2023 елда капиталь ремонт программасы буенча лифт җайланмаларын алыштыру Татарстанның 96 күп фатирлы йортында яшәүчеләрне көтә. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Торак-коммуналь хуҗалык фонды генераль директоры Айрат Әбүзәров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Осланда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Иртән Алексей Песошин Казанның Арча зиратындагы хәрби каберлеккә чәчәкләр салып, Бөек Ватан сугышы сугышчыларын искә алды.
Аннары ТР Министрлар Кабинеты башлыгы Казанда Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасында катнашты.
Бүген Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы сугышчыларын искә алдылар. Хәрби каберлекләргә чәчәкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин салды.
Татарстанда 2023 ел программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерү эшләре ничек алга баруы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык районнар видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре «Үлемсез полк»-2023 акциясендә катнашалар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре сугыш елларында Ватанны саклаганда һәлак булган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары истәлегенә аларның портретлары белән видеоролик әзерләделәр.
Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт 4 республика һәм 2 федераль программа кысаларында алып барыла, барлыгы 268 объект. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шундый мәгълүмат китерде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык районнар киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополиста «Үзбәкнефтегаз» АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Бәхзод Усманов белән очрашты. Бу компаниянең Татарстан Республикасына җавап визиты: 2022 елның декабрендә Татарстан делегациясе Ташкенттагы «Үзбәкнефтегаз» офисында булган иде.
Татарстан Республикасында хәзерге вакытта 14 277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Брифинг Татарстанда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү чараларына багышланды.
Бүген «Казан Экспо»да Төмәнгә кадәр М-12 «Восток» автомобиль юлын төзү мәсьәләләре буенча җитештерү киңәшмәсе узды. Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.