Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 84 процентка башкарылган

2023 елның 29 июле, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларына һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.

Мәсәлән, республикада мәгариф тармагында 7 программа (234 объект) гамәлгә ашырыла. Шулардан 43 гомуми белем бирү учреждениесен ремонтлау эшләре 80% тәшкил итә. 7 балалар бакчасы буенча эшләр 72%ка башкарылган (7 объект). Мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау программасы кысаларында 143 объект буенча да шундый ук эш башкарылган. Узган 2 атна эчендә 8 объектта - Буа, Әлмәт, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Теләче районнарында эшләр тәмамланган.

9 ресурс үзәген капиталь ремонтлау буенча эшләр 80%ка башкарылган. Бу атнада Әлки районында эшләр тәмамланган. 4 урта һөнәри белем бирү тулай торагын ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 76%ка башкарылган.

Сәламәтлек саклау тармагында өч программа кысаларында 149 объект яңартыла. Шуларның 118е беренчел звено учреждениеләре. Эшләр тулаем алганда 92 процентка башкарылган. Агымдагы атнада Нурлат һәм Әлмәт районнарында бер объект тапшырылган һәм Әлки, Бөгелмә, Балык Бистәсе һәм Зеленодольск районнарында эшләр тулысынча тәмамланган. Барлыгы 108 объектта эшләр тәмамланган.

Стационар учреждениеләрнең 31 объекты буенча башкарылыш 68% тәшкил итә. Бу атнада Казанның 18 нче шәһәр клиник хастаханәсе буенча эшләр төгәлләнгән.

44 мәдәният объектын ремонтлау 4 программа кысаларында алып барыла. Бу 34 авыл мәдәният йорты (башкару 65% тәшкил итә). Бу атнада Биектау һәм Әтнә районнарында эшләр төгәлләнгән. 10 тармак белем бирү учреждениесе буенча эш күләме 60%ка үтәлгән.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә 5 программаны гамәлгә ашыру буенча хәл түбәндәгечә. 6 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлау буенча эш күләме 78%ка башкарылган. Узган 2 атна эчендә Биектау һәм Зелеенодольск районнарында объектлар төзелеп беткән. 4 яшүсмерләр клубыннан Нурлат районында объектта эшләр бар әле (башкару 75% тәшкил итә). Агымдагы атнада Әлки районында тагын бер яшүсмерләр клубы төгәлләнгән.

8 яшьләр үзәгенең әзерлеге 77%ка җиткән. Узган 2 атна эчендә подрядчылар Баулы һәм Азнакай районнарындагы объектларны төгәлләгәннәр. Моннан тыш, 10 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау 29%ка башкарылган.

Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсенең 2 программасына 23 объект кертелгән. Алар буенча эш башкару 68% тәшкил итә. Агымдагы атнада Актаныш районында 2 объект төзелеп беткән.

Аннары Алексей Фролов түбәндәге министрлыклар линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган республика программалары турында хәбәр итте. ТР Спорт министрлыгы - 15 спорт объекты (башкару 60% тәшкил итә), ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы – 35 объект (СМР - 91%, программаның тәмамланган 32 объектының берсе Зеленодольск районында агымдагы атнада тапшырылган), ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы - 9 объект (гомуми әзерлек - 96%, подрядчыларда Нурлат һәм Арча районнарында 2 объект).

Төбәктә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 84% тәшкил итә. Шул исәптән сезонлы эш төрләрен башкару 86,7% тәшкил итә. 219 объектта эшләр тулысынча тәмамланган. Шулардан соңгы ике атнада 13 муниципалитетта 39 объект төзелеп беткән.

Эшләр 507 күп фатирлы йортта дәвам итә, шул исәптән 19 күп фатирлы йортта 50 лифтны алыштыру буенча, шуларның 360 йортта эш күләме 70% тан артып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International