2023 елгы җәйге балаларны савыктыру кампаниясендә 168 меңгә якын Татарстан баласы катнашачак. Балалар палаткалы, стационар, мәктәп яны лагерьларында, шулай ук Кара диңгез яр буенда ял итәчәк. Балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә, гидротехник инфраструктура һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларының ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында Иннополис стендында булды.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында узган күргәзмәдә Иннополис стендын Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры, доктор Тани Әхмәд Әл Зейүди карады. Иннополисның технологик мөмкинлекләре турында аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Кичә Иннополис стендында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Глобаль чакырулар контекстында электрон сәнәгать: ИХО илләрендә хезмәттәшлек перспективалары һәм юллары» панель сессиясе узды.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларындагы күргәзмәдә Иннополис стендын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, илнең икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм форумның башка хөрмәтле кунаклары карады.
18-19 майда Казанда уза торган «Россия – ислам дөньясы: KAZANFORUM» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында Иннополис стендында «Хәзерге дөньяда тотрыклы үсешнең нигезе буларак технологик суверенитет» дигән пленар утырыш узды. Чарада Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Эдуард Шереметцев, «Барс Групп» компаниясе генераль директоры Тимур Әхмәров, «TFM Chip» Директорлар советы рәисе Әхмәт Ганатян Җароми, «Микрон» АҖ генераль директоры Гөлнара Хәсьянова, Технологик суверенитет экспорты ассоциациясе президенты Андрей Безруков, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Петров катнашты. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов модерацияләде.
Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода килде.
Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүгенге көндә «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum-2023» халыкара икътисадый форумында катнашу өчен Россиянең 84 төбәгеннән һәм 85 чит илдән 15 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, форумның оештыру комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкын Халыкара гаилә көне белән котлады.