ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week кысаларында стартаплар буенча Экспертлар советы узды, анда венчур базары, инвестицион фондлар һәм Иннополис вәкилләре җиде яңа IT-проектны карадылар.

Татарстан Дәүләт Советы Евгений Варакин кандидатурасын республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына килештерде. Бу вазыйфага аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Парламентның 34 нче утырышында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 16.09.2022 ел, № 341-6 закон кабул итте. Документ IT-компанияләр һәм Иннополис эшкуарлары өчен ташламалы салым ставкасын 2025 елның 31 декабренә кадәр озайта.


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы кысаларында «Цифрлы Россия» губернатор түгәрәк өстәле утырышы узды, аның модераторы «Россия-24» телеканалының мәгълүмат программаларын алып баручы Дмитрий Щугорев булды. Чарада цифрлаштыру мәсьәләләрен алып баручы Россия төбәкләре вәкилләре катнашты.


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

21 сентябрьдә Казанда цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышланган Kazan Digital Week халыкара форумы старт алды. Форум кысаларында Иннополис Татарстан территориясендә һәм аннан читтә гамәлгә ашырыла торган үз проектларын һәм карарларын тәкъдим итте.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Утырыш «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советы рәисен һәм секретарен сайлаудан башланды. Рәис итеп бертавыштан Алексей Песошин сайланды.


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татспиртпром» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры, «Татспиртпром» АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин үткәрде. 


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Kazan Digital Week-2022 халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, форум 2022 елның 21-24 сентябрендә катнаш форматта (онлайн һәм оффлайн) узачак.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанга федераль бюджеттан 679 млн. сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирергә планлаштыра. Шул исәптән 658 млн. сумы – сатылган ашлыкны субсидияләүгә һәм 21 млн. сумы майлы культуралар җитештерүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Брифинг 2022 елгы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган иде һәм барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.


10
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрнең агымдагы торышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча киңәшмәдә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International