Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек тармагының агымдагы елның 8 ае эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча киңәшмәдә катнашты.
Татарстанда 2,5 млн. квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 91%ы дигән сүз. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча киңәшмәдә катнашты.
9-10 сентябрь көннәрендә «Иннополис» МИЗның А.С. Попов һәм Н.И. Лобачевский исемендәге технопаркларында югары технологияләр, Сrossconf белән кызыксынучы кешеләр, идарәчеләр өчен конференция уза, анда 600дән артык катнашучы җыелган. Конференцияне ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов катнашты.
Татарстанда берләштерелгән бюджетка салым бурычы арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023-2025 елларга Татарстанны социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрларына, 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразына һәм 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар чорына Татарстан Республикасы ММИ Территориаль фонды бюджеты проектына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.
Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов утырышта видеоконференцэлемтә режимында катнашты.
Татарстан Республикасында 2023 елга берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 342,5 млрд. сум булыр дип фаразлана, 2024 елга – 366,3 млрд. сум, 2025 елга – 390,9 млрд. сум.
Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында әнә шундый мәгълүмат китерде.
Төп тема-2023-2025 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрлары турында, 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын фаразлау турында һәм 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы ММИ Территориаль фонды бюджеты проекты турында.
Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Утырышта видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген 2023-2025 елларга Татарстанны социаль-икътисадый үстерүне фаразының төп параметрлары, 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын фаразлау һәм 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы ММИ Территориаль фонды бюджеты проекты турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Утырышта видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Казан кинофестивален оештыру комитеты рәисе Васил Шәйхеразыев кинорежиссер, РФ халык артисты Владимир Хотиненко белән очрашты. Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды.
Бүген Татарстан башкаласында 18 нче Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Владимир Хотиненко кинофестиваль жюриен җитәкли.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы – Россия Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов Казан хәрби госпитален ачу тантанасында катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта журналистларга Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасы турында сөйләделәр.
Брифингта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, «Татаркино» ДБУК директоры һәм фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында баланы караган өчен ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) алынган түләүнең максималь күләмнәрен раслады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 958 нче (2022 елның 3 нче сентябрендәге) карарына кул куйды.
Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.