ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2022 ел
җомга

MESконференциясе эшләгән елларында үзенең әһәмиятле булуын һәм югары нәтиҗәлелеген исбатлады, сәламәтлек саклау объектларына кагылышлы инженерлык һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашу өчен Идел буе федераль округында төп мәйданчыкка әверелде. Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Сәламәтлек архитектурасы-MES 2022» XIV халыкара фәнни - гамәли конференциясендә әнә шулай дип белдерде.

 


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда ICL Partner Connect форумында катнаша. Чарага Россиянең эре ИТ-компанияләреннән һәм системалы интеграторлардан 300дән артык вәкил җыелды.

Өлкәннәргә ярдәм итүгә Татарстан бюджетыннан юнәлдерелгән акча күләме ел саен арта. Әлеге максатларга бюджетка социаль ярдәм чараларына бирелгән һәр өченче сум җибәрелә, дип хәбәр итте бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта.

Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Татарстанда гадәттәгечә Өлкәннәр декадасы уза.


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин авыл җирлекләре башлыкларын укыту программасын ачу тантанасында катнашты. Чара Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр советы залында узды.


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Уйнагыз, гармуннар! Район ветераннары чыгыш ясый!» бәйрәмендә катнашты. Чара Югары Ослан муниципаль районының мәдәният йортында узды.

Бүген А.С. Попов ис. технопаркта (Иннополис шәһәре) «Хокукка хокук» Казан халыкара юридик форумы уза. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән юридик, эшкуарлык җәмәгатьчелеге һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша.


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия ҖҮФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Казан ИК-19да эш сәфәрендә булды. Аны төбәкнең пенитенциар ведомствосы начальнигы Эдуард Хиялиев озата йөрде.

Алексей Песошин төзәтү учреждениесен, шул исәптән сәнәгать объектларын карап чыкты.

2022 елда Татарстаннан 31 049 бала савыктыру лагерьларына бушлай юлламалар алган. 2022 елда республика бюджеты акчалары хисабына 42 692 бушлай юллама бирелер дип көтелә. Бу максатларга 355,4 млн. сумнан артык акча каралган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм Татарстанда балалар һәм яшьләр өчен җәйге савыктыру ялын оештыру темасына багышланган иде.


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны округы Бассейн советының XXVIII утырышы эшендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International