ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген “Корстон”да 2012 ел уңышын җыеп алуга зур өлеш керткән алдынгы игенчеләрне, кыр батырларын хөрмәтләделәр. Якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү мәҗлесе үтте. Чара ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән республиканың коррупциягә каршы тору буенча Советы утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, миңа оят, чөнки урыннарда сезнең гамәлләр дәүләт хакимияте гамәле итеп кабул ителә, димәк, бу безнең барыбыз өчен дә зур "минус", диде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың коррупциягә каршы тору буенча Советы утырышы уздырыла. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә һәм муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында бара торган әлеге чарада каралышка төп ике мәсьәлә чыгарыла.
AirLiquide технополисы планнарында - “Алабуга” МИЗ резидентларына, Татарстанның нефть химиясе комплексы компанияләре, “Химград” технополисы, медицина учреждениеләре резидентларына техник газ җибәреп тору. Бүген бу хакта Директорлар советы рәисе – AirLiquide компанияләр төркеме Президенты Бенуа Потье һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның очрашуында сүз барды.

8
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кытайның Guangdong Zhenrong Energy компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Инвестицон үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һ.б. катнашты.
Бүген ТР Президенты Казанның “Химград” технополисында – Киров районы территориясендә урнашкан заманча индустриаль комплекста булды. Бу комплекс үз территориясендә химия һәм полимер продукцияне эшкәртү өлкәсендә кече һәм урта компанияләрне урнаштыруны күзалдында тота.

6
октябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген Төркиянең Бурса шәһәрендә автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәләрендә хезмәттәшлек итү буенча Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурса провинциясенә эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасы икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Мостафа Север белән очрашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында Эскишехир провинциясе губернаторы Кадир Кочдемир белән очрашты.

5
октябрь, 2012 ел
җомга
ТР һәм Төркия бер-берсенә тарихи якын, шуңа күрә Татарстан Россиядә Төркия бизнесы өчен плацдарм була ала. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурса провинциясе губернаторы Шахабеттин Харпут белән очрашуында белдерде. Очрашу Бурсада, губернаторның рәсми резиденциясендә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International