Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Р.Миңнеханов: “Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләребез сату базарларын югалтмасын өчен, рискларны киметү буенча эшләргә тиешбез”
2012 елның 9 октябре, сишәмбе
Бүген “Корстон”да 2012 ел уңышын җыеп алуга зур өлеш керткән алдынгы игенчеләрне, кыр батырларын хөрмәтләделәр. Якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү мәҗлесе үтте. Чара ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узды.
Агымдагы ел да Татарстан игенчеләре өчен җиңел ел булмады. Шуңа карамастан, бөртеклеләрдән 3 млн. тоннадан артык уңыш җыеп алынды. Яңа уңыш икмәгенә саллы өлешне традиция буенча Актаныш (140 мең тонна), Сарман, Арча, Буа районнары (130 ар мең тоннадан артык) игенчеләре кертте. Балтач, Әтнә, Зәй районнары хезмәтчәннәре дә югары нәтиҗәләр күрсәтте. Аерым хуҗалыкларга килгәндә, 59,2 мең тонна ашлык җыеп алган Апас районының “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесен, бөртеклеләрнең тулай җыемы 40 шар мең тоннадан артык булган Сарман районының “Җәлил”, “Сарман”, “Нөркәй”, Азнакай районының Азнакай” агрофирмаларын һ.б. аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Быел шикәр чөгендереннән 1,8 млн тоннага якын уңыш көтелә. Республиканың үзендә үстерелгән бәрәңге һәм яшелчә белән тәэмин ителеше дә яхшы. Бәрәңге уңышы 1,2 млн тонна, яшелчәнеке 300 мең тонна тәшкил итә. Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын котлау чыгышын Президент Рөстәм Миңнеханов шул сүзләрдән башлады.
“Бу ел игенчеләр өчен гади генә ел булмады, рисклар чигендә идек. Шуңа да карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең җайга салынган тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республикада җитәрлек күләмдә уңыш җыеп алынды”, -дип ассызыклады ул. Авыл кешесенең болай да җиңел булмаган хезмәтенә су, һава торышы, бәя һ.б. факторлар зур йогынты ясый. Рөстәм Миңнеханов 2010 елгы корылыкның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак предприятеләре өчен зур сынау елы булуын искәртеп, шуңа да карамастан республика хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын саклап калуга ирешелүенә басым ясады. “Хәзер үсемлекчелек буенча стратегиябезне яңадан карауга ирештек, мелиорацияне торгызабыз. Боларның барысы да республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе буенча үз-үзен тәэмин итәрлек булуына китерә”, - дип басым ясады республика җитәкчесе.
Президент продукция җитештерүдән тыш, авыл җирлегенең төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау урыны буларак да зур роль уйнавын ассызыклады. “Авылга ярдәм буларак гамәлгә ашырыла торган программаларыбыз бик кирәкле. Алар буенча эре авыл хуҗалыгы холдингларына да ярдәм күрсәтелә, фермерлар, шәхси хуҗалыклар белән аерым эш алып барыла. Хуҗалыкларның төрле формасы яшәргә һәм аларга ярдәм күрсәтелергә тиеш”, - дип белдерде ул.
Президент ассызыклаганча, бүген Россия инде Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында яши. Хәзер шул шартларны исәпкә алып эшләргә кирәк. “ВТО шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләребез сату базарларын югалтмасын өчен рискларны киметү буенча эшләргә тиешбез. Иң заманча технологияләрне гамәлгә ашырырга кирәк”, - дип искәртте ул. Аның ассызыклавынча, якын араларда ишекләрен ачачак Агропромпарк –авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен сату базарлары белән тәэмин итүнең ачык мисалы булачак. “Шушындый проектларыбыз күп булырга тиеш”, - ди Президент.
Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге исеменнән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һәм тармак ветераннарын якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлап, аларга сәламәтлек, уңышлар теләде. Авыл хезмәтчәннәренә, бүгенге уңышларның нигезен салган тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.
Соңыннан Президент бертөркем алдынгыларга ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сыер савучылар, тракторчылар, бригадирлар, механизаторлар, агрономнар, ветеринарлар һ.б. бар.
Бүләкләүләрдән соң бәйрәмне сәнгать осталары чыгышы дәвам итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз