ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2012 ел
шимбә
Бүген Казанга “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин килде. “Казан” халыкара аэропортында Владимир Якунинны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин каршы алды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фехтование буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Владислав Павловичны, фехтование буенча Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр мәктәбе директоры Илдар Шәймардановны, халыкара класслы Россия спорт мастеры Камилла Гафурҗанованы Лондонда олимпиадада җиңү белән котлады.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Дәүләт идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр итү системасын тикшерү нәтиҗәләре турында белдерде.

3
август, 2012 ел
җомга
3 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышы узды. Әлеге утырышта "Татарстан Республикасында дини экстремистлыкка профилактика ясау һәм аңа каршы тору буенча чаралар" мәсьәләсе буенча карар кабул ителде.
Бүген Алабугада V Бөтенроссия Спас ярминкәсе ачылды. Борынгы шәһәр янә 3 көнгә купецлар үзәгенә әйләнде. Биредә тәкъдим ителгән тауарга үзенчәлекле ихтыяҗ да бар. Барысы да Россиядә һәм кулдан ясаган.
Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе моннан ике ай элек яңа бинага күченгән иде. Бүген идарә хезмәткәрләрен өй туйлары белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Президент идарәнең административ бинасын карады, биредә эшләүче ТР хайваннар дөньясы экспонатлары музее белән танышты, идарәнең районара бүлекләренә автомобильләр тапшырды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшовка социаль ипотека йортларын тикшерүне йөкләде. Тикшерүләр 2011-2012 елларда файдалануга тапшырылган йортлар төзелешендәге хаталар һәм җитешсезлекләрне ачыкларга тиеш.

2
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Яшел Үзән районы Большие Ключи авылында урнашкан “Залесный” агрофирмасы” ҖЧҖ булды. ТР Президенты күркәләр үрчетү биналарында һәм эшкәртү цехларында булды.
Моннан бер атналар элек Казанның Азино-1 бистәсендә беренче вариатив балалар бакчасы ишекләрен ачкан иде. Социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган йортлар комплексында, төгәлрәге Крутая урамындагы 2 нче йортның беренче катына урнашкан “Созвездие”-“Йолдызлык” дип исемләнгән әлеге бакча шәхси-дәүләт партнерлыгында төзелгән. Бүген әлеге бакча белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Республика башлыгы бу башлангычны хуплап, йортларның беренче катларында шушындый вариатив балалар бакчаларын булдыруны алга таба дәвам итәргә кирәк, дигән фикер белдерде. Президент белән бакчага Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министрынының беренче урынбасары Данил Мостафин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин да килгән иде.
Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядәге Люксембург Бөек Герцоглыгының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг белән очрашуы булды. Шулай ук Хөкүмәт Йортындагы очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International