Туризм буенча Федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Бу турыда журналистларга Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты белән бүгенге очрашудан соң ведомство җитәкчесе Владимир Стржалковский хәбәр итте.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ һәм Татарстан Республикасы сәнәгатенең химия тармагы профсоюз хезмәткәрләре республика комитетының берләштерелгән утырышы булып узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Турыдан-туры һәм венчурлы капитал салуның Россия Ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконенны кабул итте. Сүз 3-4 нче июль көннәрендә Татарстан башкаласында III Казан венчур ярминкәсен оештыру һәм үткәрү турында барды. Альбина Никконен хәбәр иткәнчә, бу венчур ярминкәсе “инновацияләр үсеше өчен бик яхшы мәйданчык була ала”.