“Бүген теннис бөтен Россия буенча да, безнең республикада да юнәлешен таба бара - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без спортның әлеге төренә, анда уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен, җитди игътибар бирә башладык”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Бөтендөнья теннис федерациясе президенты Франческо Риччи Битиның Казанга тагы да килүенә ышанып калуын әйтте (бу аның республика башкаласына беренче визиты). Аерым алганда, ул Франческо Риччи Бити әфәнденең шәһәрдә бинасы төзелеп килә торган Теннис академиясенең рәсми төстә ачылуына килүен күздә тотты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылуга Теннис академиясе, спортның су белән бәйле төрләре өчен сарай, Үзәк стадион һәм олимпия авылы кебек спорт корылмалары төзеләчәген искәртеп үтте. “Боларның барысын да кыска вакыт эчендә төзергә тырышачакбыз”, - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев йөкләмәсе буенча Россия Теннис Федерациясе президенты Шамил Тарпищевны данлы хезмәте өчен медаль белән бүләкләде.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Бөтендөнья теннис федерациясе президенты Франческо Риччи Битига дәүләт бүләге - Казанның 1000 еллыгына дигән истәлекле медаль тапшырды.
Үз чиратында Франческо Риччи Бити әфәнде аны җылы кабул иткәннәре һәм Казанга килергә чакырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул визит барышында шәһәрнең инде кулланылышка тапшырылган һәм төзелеп килә торган барлык спорт объектларын да карап чыгуы турында хәбәр итте.
“Олимпия хәрәкәте әгъзасы буларак, мин Казандагы спорт объектларының үсеш дәрәҗәсенә бәя бирдем, - диде ул. – Шулай ук сездә профессиональ спорт үсешенә генә түгел, ә балалар-яшүсмерләр спорт хәрәкәтенә дә зур игътибар бирелүен билгеләп үтә алам”.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.