ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген РФ субъектларында һәм чит илләрдәге Татарстан вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашты.

Иртәгә, 2019 елның 25 сентяберендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итә. 

“Цифрлы алга китеш” Бөтенроссия конкурсының финалында җиңүчеләргә 500 мең тапшырылачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Татарстан профсоюзлар көне белән котлады.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында ягып җылыту сезонына әзерлек турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

Җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы киңәшмәсе ТР Хөкүмәте йортында Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Бүген Казанда БДБ илләре разведка хезмәте һәм куркынычсызлык органнары җитәкчеләренең разведка эшчәнлеге мәсьәләләре буенча XVI киңәшмәсе уза.  Анда катнашучылар Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә турбулентлыкка каршы присадкалар җитештерү буенча яңа завод ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, “Транснефть”  ГАҖ идарәсе рәисе һәм президенты Николай Токарев, ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Татарстан Республикасында 1,4 млн гектар мәйданнарда уңыш җыелган. Аграрчылар 4,2 млн тонна алык җыйганнар. Уңышлылык - 30 ц/га. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International