ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошинны Мактау ордены белән бүләкләде. Югары бүләк “хезмәттә ирешелгән уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен” бирелде. Бу турыда указ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Язгы ташуга каршы чараларны башкару өчен республикада 15 меңнән артык кеше һәм 2 меңнән артык техникадан торган төркем булдырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко хәбәр итте.

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Бу чорда республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Бүген Казанда Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин видеоконференцэлемтә режимында Наркотикларга каршы дәүләт комитеты утырышында катнашты. Утырыш РФ эчке эшләр министры Владимир Колокольцев рәислегендә узды.


23
март, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 295 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 2 млн. 70 мең сумлык 53 карар чыгарылган.  Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 242 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Агымдагы елның ике аенда республикада авыл хуҗалыгы оешмаларының терлекчелек өлкәсендә эшчәнелекләре нәтиҗәсе турында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


22
март, 2019 ел
җомга

Бүген Россия вице-премьеры Юрий Борисов “Алабуга” махсус икътисади зонасында (МИЗ) композит материаллар чыгара торган “Алабуга-Волокно” заводында булды, МС-21 самолеты өчен җитештерелә торган продукциягә югары бәя бирде. Юрий Борисовны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Утырышта катнашучылар язгы ташуга бәйле килеп чыгарга мөмкин гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Татарстан спортчылары  Красноярскида узган Кышкы Универсиадада лаеклы чыгыш ясап, спортның 5 төрендә медальләр яуладылар. Бу хакта бүген Татарстан спорт министры Владимир Леонов Красноярскида узган XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадада Татарстан спортчыларының чыгышына нәтиҗә ясауга багышланган брифинг барышында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International