2018 елда Татарстанда 88 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры, ТР Регби федерациясе президенты Алексей Песошин Казанда югары уку йортларының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында Студентлар регби лигасы (регби-7) чемпионатын ачты.
Ачылыш тантанасы Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында узды (Казан, Ташаяк ур., 2а).
Тантанада Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы комплексын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов күтәрде.
Киңәмшәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, республика авыл хуҗалыгы комплексында нәтиҗәлекне һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру бурычын үтәүдә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе иң мөһиме.
Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 263 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 15 млн. 135 мең сумлык 391 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Казанга Красноярск крае губернаторы Александр Усс килде.
“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.
Искә төшерәбез, Красноярск крае губернаторы Татарстанга Универсиада утын башка шәһәргә тапшыру тантанасында катнашу өчен килде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россиядәге “Сименс” компаниясе президенты Александр Либеров белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстанның зур предприятиеләре, WorldSkills чемпионатына үз командаларын әзерләгәндә, ресурс үзәкләренең матди-техник базасын яхшыртуга ярдәм итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Алмаз Хөсәенов хәбәр итте.
Татарстан Республикасының дәүләт ветеринария хезмәтенең агымдагы эшләре турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошинга җиткерделәр.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 2018 елның 1 ноябренә 440 объектта эшләр төгәлләнгән. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 230 күп фатирлы торак йорт кабул ителгән.
Бу мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы Х.Ямашев урамындагы мәйданчыкта оештырылган ярминкәдә булды, анда үзләренең продукциясен ТР Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге товар җитештерүчеләре алып килгән иде.