Алексей Песошин Россиядәге “Сименс” президенты Александр Либеров белән очрашты

2018 елның 9 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россиядәге “Сименс” компаниясе президенты Александр Либеров белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Ике яктан да катнашучылар алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Татарстан “Сименс” компаниясе белән күптән хезмәттәшлек итә, бергәләп төрле тармакларда зур проектларны гамәлгә кертәләр.

Ул шулай ук “Сименс” компаниясе вәкилләренең “ТАИФ”,”Татэнерго” компаниясе җитәкчеләре белән очрашуы планлаштырыла, дип искә төшерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International