Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чуваш Республикасында булды.
Максаты - РФ Президентының Идел буе федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашу иде. Утырышның темасы - “Идел буе федераль округы төбәкләрендә медицина ярдәмен арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру турында”.
2019 елда Татарстанда универсаль спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары төзү өчен 427 миллион сум акча каралган. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
Республикада техник культуралар уңышын җыю барыгы һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру турында бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың бөтен районнары белән видеоконцеренцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт барышы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайның “Хиквижн” (Hikvision) компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Газпром” ГАҖ “Факел” фестивале ачылышында катнашты. Фестиваль кысаларында “Газпром” ГАҖ оешмаларының үзешчән иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясаячак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды”ның яңа җитәкчесен тәкъдим итте.
Татарстанга Казахстан Республикасының Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов җитәкчелегендә делегация килде.
“Казан” халыкара аэропортында Даниал Әхмәтовны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров каршы алды.
Соңгы елларда сөткә ихтыяҗ арта бара, аңа уртача сатып алу бәяләре күтәрелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган коммуникацион сессиядә Россия Банкының Акча-кредит сәясәте департаменты директоры урынбасары Андрей Липин РФ Үзәк банкының акча-кредит сәясәте максатлары һәм принциплары турында сөйләде.