Бүген Дәүләт Советында «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары булды.
Гадәттәгечә фикер алышуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, парламент башлыгы урынбасарлары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ ФС Федерациясе Советы әгъзалары,ТР Министрлар Кабинеты, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, Иҗтимагый палата, Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Парламент тыңлауларына Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин рәислек итте.
Татарстанда авыл хуҗалыгы техник культуралары уңышын җыю барышы турында ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барлык районнар белән видеконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов күп фатирлы йортларга һәм социаль объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында үсемлекләр өчен субстратлар - туфрак һәм табигый кушылмалар катнашмасы җитештерүче Grodan заводы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Даниянең Россиядәге илчесе Карстен Сендергорд, «ROCKWOOL International» өлкән вице-президенты Томас Келлер, «ROCKWOOL Russia» генераль директоры Марина Потокер катнашты.
Татарстанда “Өлкәннәрне карау мәктәбе” пилот проекты эшли башлады. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия тренировкалары башлануга багышланган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министр Евгений Зиничев уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Россия Гадәттән тыш министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.
Республикада яшелчәләр утыртуга бирелгән җирләр мәйданы 30 процентка артты.
2018 ел башыннан Татарстанда 1 млн 650,5 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Бу сан төбәк буенча еллык планның 70 процентка якынын тәшкил итә. Әлеге күрсәткечләр Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә билгеле булды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республикада бөтен җирдә җылылык бирү турында карар кылды.