Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Россия эшкуарлык көне уңаеннан узган бәйрәм чарасында катнашты.
Бу тантана Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында (Казан) узды.
Алексей Песошин чарада катнашучылар алдында ясаган чыгышында Сәүдә-сәнәгать палатасын булдыру тарихын искә алды.
Бүген Казанның “Корстон” мәйданчыгында IT&Security Forum 2018 форумы ачылды.
ITSF Россиядә һәм Көнчыгыш Европада мәгълүмати технологияләр тармагында зур вакыйга булып санала.
ИТ-чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин сәламләде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында чираттагы киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш”республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Казан шәһәре муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.
Татарстан һәм Кытай арасындагы товар әйләнеше ел эчендә 2017 нче ел белән чагыштырганда 30 – 40 процентка үсәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина җиткерде.
“2017 елга караганда товар әйләнешен якынча 30 – 40 процентка арттырачакбыз”, - диде спикер.
Татарстанда бүген “Бәллүр каләм” республика журналистлар конкурсына йомгак ясадылар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанның “Пирамида” мәйданчыгында узды.
Казанның Үзәк стадионы каршындагы мәйданда ФИФА Кубогының Казан шәһәре буйлап өч көнлек туры башланды.
Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 кунаклары өчен туристик маршрутлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләделәр.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы муницпаль районнарында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү дәрәҗәсе турында бүген ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан кырларында чәчү эшләре барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 457 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын бозу өчен 4 млн. 682 мең сумга 136 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 670 оешманы тикшергән. Шулай ук төзелеш мәйданнарында санитар-экология ике айлыгы кысаларында да күзәтчелек алып барыла. 103 тикшерү үткәрелгән, 28 хокук бозу ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты.