Бүген, Җиңү көнендә, Казанның Арча зиратында “Җиңүче солдат” һәм “Кайгы кичерүче солдат”монументлары янында тантаналы рәвештә чәчәкләр салу чарасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Казанда Дубайның Ислам банкы филиалын ачу планлаштырыла, дип белдерде ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Бүген Казанның “Корстон” үзәгендә Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оешуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Хөкүмәте рәисе министрлык хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын юбилей белән котлады һәм шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чәчү кампаниясе барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты коллективына яңа җитәкчене – Гөлнара Габдрахманованы тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективына яңа җитәкчене – Ирада Әюпованы тәкъдим итте.
Искә төшерәбез, моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән, лаеклы ялга чыгуы сәбәпле, Айрат Сибагатуллинны ТР мәдәният министры вазифасыннан азат иткән иде.
Республика терлекчеләренең акчалата табышы без көткәннән күпкә азрак, җитештерү үсеше күзәтелсә дә, беренче квартал нәтиҗәләре буенча акчалата югалту 1,5 млрд сум булган, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Татарстанда 2018 елга торак төзелеше буенча план 40% тан артык үтәлгән. Бу вакытка 966 мең кв. м. торак сафка бастырылган. Быел республикада 2 млн 403 мең кв. м. торак төзеләчәк.
Бу хакта бүген, Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Анда төбәкнең министрлыклар, ведомстволар һәм эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм район башлыклары катнашты.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында ике пассажир судносы төзелешенә старт бирде.
Алексей Песошин сүзләренчә, бу – предприятие өчен генә түгел, республика өчен дә мөһим вакыйга.