Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» (Төркия) төзелеш компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Катнашучылар төзелеш һәм архитектура өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле партнерлары" XII форумының пленар утырышында катнашты. "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә узган чарада быел Россиянең 37 төбәгеннән һәм 10 якын чит илләренән 200 гә якын татар эшкуары катнаша.
Кореянең компрессорлар, насослар, турбиналар, югары технологияле автоматлаштырылган клапаннар җитештерүчесе Apollo Group Россиядәге төп җыю предприятиесен - Apollo-T Әлмәттә булдырырга җыена. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында корпорациянең генераль директоры Чо Джан Хун хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районына эш сәфәре кыла, анда ул йөзү бассейны булган «Олимп» спорт-савыктыру комплексын ачуда катнашты.
Әгерҗе шәһәрендә бу яңа объект республика программасы кысаларында үткән елның апрелендә төзелә башлаган.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта «Татнефть» компаниясенең 2017 елның тугыз ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәгълүмат тыңланды. Нефть чыгару күләме 21,4 млн. тонна тәшкил иткән, үткән елның шушы чорына карата 2,6%ка артык. 644 яңа нефть чыгару скважинасы һәм 181 басым бирү скважинасы эксплуатациягә тапшырылган. Юлдаш нефть газын җыю күләме 698 млн. куб. метр.
Бүген Лондонга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә очашу уздырды. Аерым алганда, Бөекбритания Парламентында ул Парламент вәкилләре, шул исәптән Лорд Нәзир Әхмәд белән очрашты.
Очрашу барышында Лорд Нәзир Әхмәд, Россиянең алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан Республикасының динамик үсүен билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонда GlaxoSmithKline компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Бөекбританиягә ике көнлек эш сәфәре кыла (2017 елның 28-29 ноябре).
GSK компаниясе – астманы дәвалау өчен дарулар, антибактериаль һәм вируска каршы препаратлар, ВИЧ-инфекциягә каршы препаратлар, вакциналар, рецептурасыз препаратлар җитештерү буенча бөтендөнья лидерларының берсе.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте.
Утырыш барышында прдприятиенең 2017 елның 9 аендагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең ТРдагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Татар теле, Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, уку планнарында булачак. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.