Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин гражданнарны кабул итте

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең ТРдагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Беренче булып ТР Премьер-министрына Әгерҗе районында яшәүче ир-ат үзенең өлкән яшьтәге әнисе өчен күп функцияле медицина кровате сорап мөрәҗәгать итте.

Алексей Песошин бу мәсьәләне контрольгә алырга кушты.

Аннары Казанда яшәүче балачактан  I төркем инвалид булган яшь кыз мөрәҗәгать итте. Ул яңа элктроприводлы коляска сатып алырга ярдәм  сорады. Социаль хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп, Алексей Песошин бу яшь кызга барлык мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә чакырды.

Алга таба Казандагы бер балалар бакчасыннан вәкилләр мөрәҗәгать итте. Аларның сүзләренчә иске тәрәзәләрне алыштырырга кирәк. Алексей Песошин бу эшне 2018 елга мәгариф учреждениеләренә капремонт программасына кертү мөмкинлеген карарга кушты.

Спорт темасына караган мөрәҗәгатьләр дә  булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International