ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанга эш сәфәре белән (2017 елның 23-24 ноябре) Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде.

«Казан» халыкара аэропортында Михаил Бабичны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.   

Татарстан Республикасы Австрия белән Россия-Австрия мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм үстерүгә юнәлгән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Австрия эшлекле советының пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казанда югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында узды. 


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2017 ел нәтиҗәләре буенча сыйфат өчен Татарстан Хөкүмәте бүләкләренә республика конкурсы дипломантларын һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды. Бу чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә барды.


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Кышка әзерләнгәндә Татарстанда юл оешмалары тузган техниканы яңага алыштырган. Быел 72 берәмлек кар чистарту техникасы сатып алынган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Брифинг  республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген  “Альфа-Банк” АҖ Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР икътисад министры Артем Здунов, финанс ведомстволары вәкилләре катнашты.

Пленар утырыш тәмамлангач, чарада катнашучылар 13 нче Бөтендөнья ислам икътисадый форумы күргәзмәсенә юнәлделәр. Биредә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Татарстанның сәнәгать кластеры һәм инфраструктурасын тәкъдим итүче стенды бар иде. Аерым интерактив экран Казанда 2018 елның 10-12 май көннәрендә узачак "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit" унынчы халыкара икътисадый форумы турында мәгълүматны күрсәтеп торды. 

Малайзия Премьер-министры Наджиб Абдул Разакка Татарстан стенды турында Рөстәм Миңнеханов аңлатмалар биреп барды һәм республиканың социаль-икътисадый вәзгыяте турында сөйләде. Очрашуда Малайзия Премьер-министры Татарстанның суднолар төзү һәм вертолетлар җитештерү мөмкинлекләре белән кызыксынды. 

Татарстан Президенты форум кысаларында берничә эшлекле очрашу үткәрде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә Кучунг шәһәрендә үткәрелүче 13 нче Бөтендөнья икътисадый форумы эшендә катнашты. Форумның пленар утырышын Бөтендөнья икътисадый форум фонды рәисе Муса Хитам сәламләү сүзе белән ачты, шулай ук катнашучыларны Саравак провинциясе баш министры Абдул Рахман Джохари Опенг һәм Малайзия Премьер-министры Наджиб Абдул Разак чыгыш ясадылар. Шуннан пленар утырыш барышында Марокко Премьер-министры Саад Әл Османи, Ислам үсеш банкы вице-президенты Мөхәммәд Нури Джуини, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар чыгыш ясады. 


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәре белән килде. Кучинга шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Малайзиянең Саравак штаты Транспорт министры Җериб Сусил һәм Россия Федерациясенең Малайзиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Валерий Ермолов каршы алды.  

Иртәгә Кучинг шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов 13 нче Бөтендөнья ислам икътисадый форумында катнашачак һәм пленар утырышта чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентының эш графигында берничә рәсми сөйләшү планлаштырылган, шул исәптән ул Малайзия Премьер-министры Нәҗиб Разак белән, Саравак штаты Губернаторы Абдул Тайб бин Мәхмүд һәм Саравак штатының Баш министры Абдул Рахман Җохари Опенг белән, Бөтендөнья ислам икътисадый форумы фонды җитәкчелеге Муса Хитам һәм башкалар белән очрашачак.

Бүген Хошимин шәһәренә (Вьетнам Социалистик Республикасы) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сайгон югары технологияләр паркында (SHTP) булды.

Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Хошиминдагы Генераль консулы Алексей Попов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркы» ДАУ директоры Антон Грачёв һәм башкалар озата йөрде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хошимин шәһәренең Халык комитеты Рәисе урынбасары Ле Тхань Лием белән очрашты. Очрашу Вьетнамга Татарстан Президентының эш сәфәре кысаларында Хошимин администрациясе бинасында узды. 

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Хошиминда Генераль консулы Алексей Попов,  ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International