«2014 – 2020 елларга «Татарстан Республикасында мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Казанда “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексы мәйданчыгында генерал-лейтенант А.В.Антонов истәлегенә ветераннар командалары арасында суда туплы уен буенча халыкара турнир узды.
Турнирда 4 команда - “Синтез-Мастерс” (Казан), “Спартак-Мастерс” (Волгоград), “Казакъстан-Мастерс” һәм “Санкт-Петербург-Мастерс 45+” чыгыш ясый.
Ярышлар ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган спорт остасы Ирек Зиннуров, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Динар Хәмитов, Идел буе округының арбитраж суд рәисе Юрий Глазов, ТР прокуроры Илдүс Нафиков, Александр Антоновның гаиләсе һәм туганнары катнашты.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хезмәт өчен түләүнең торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Искәртәбез, конкурс республикада дүртенче мәртәбә уза. Барлык министрлыклар һәм ведомстволар конкурста катнашу өчен үз хезмәткәрләрен җибәрәләр.
Татарстан Республикасында 2017 елның 24 ноябренә 2 012,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 100,2%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Казанда Гимнастика үзәгендә Олимпия чемпионкасы Дарья Шкурихина призларына «Уңыш югарылыгында» II ачык турнирын ачу тантанасы узды.
Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Искәртәбез, ярышларны оештыручы – «Татарстан Республикасы Нәфис гимнастика федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы. Турнир директоры – Олимпия чемпионкасы Дарья Шкурихина.
Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында «тел мәсьәләсе» буенча вәзгыятькә һәм Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәләренә карата комментарийлар бирде.
Михаил Бабич сүзләренчә, «тел мәсьәләсе» Россиянең башка милли республикалары өчен дә көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Конституциясе белән билгеләнгәнчә, илнең барлык территориясендә дәүләт теле – рус теле. Бер үк вакытта республикаларга үз дәүләт телләрен билгеләү хокукы да гарантияләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан православие җәмәгатьчелегенең III форумында катнашты.
Бүген «Корстон» КСККда (Казан) Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелеге форумы ачылды, анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Федераль Милләтләр эшләре агентылыгы җитәкчелеге вәкилләре, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, шулай ук Рус Православие Чиркәвенең (РПЧ) башка вәкилләре дә катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Татарстанның мәдәни мирасы - Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” комплекслы проектны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районына бардылар, анда алар яңа боз сарае ачуда катнаштылар.
«Теләче-Арена» физкультура-савыктыру комплексы ясалма боз белән җиһазландырылган һәм уку-күнегү, хоккей, шорт-трек һәм фигуралы шуу чаралары уздыру өчен билгеләнгән. Монда 360 бала һәм яшүсмер спорт белән шөгыльләнә алачак.