Татарстан Республикасы юл оешмалары 70тән артык яңа кар чистарту техникасы сатып алган

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Кышка әзерләнгәндә Татарстанда юл оешмалары тузган техниканы яңага алыштырган. Быел 72 берәмлек кар чистарту техникасы сатып алынган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Брифинг  республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Кыш  көне муниципаль юлларны карап тоту өчен 207 берәмлек яңа кар чистарту техникасы бүлеп бирелгән. Ул Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы программасы буенча тәкъдим ителде, дип билгеләде министр.

Татарстан территориясендә юлларны карап  тоту өчен  җаваплы төп оешмалар: “Татавтодор”, “Татнефтедор”, “Алексеевскдорстрой” һәм “Каздорстрой”.

Юл оешмалары карамагында 1070 берәмлек махсуслаштырылган техника бар, алар ГЛОНАСС системасына тоташтырылган. Техника кышкы шартларда эшләүгә әзер, дип ассызыклады Ленар Сафин.

Татарстанда  федераль  һәм төбәк билгеләнешендәге автомобиль юлларын кыш көнендә карап тоту өчен бозлавыкка каршы материаллар тулысынча әзерләнгән. Аерым алганда, 387 мең т. тозлы ком катнашмасы һәм 12 мең т. тоз, дип җиткерде министр.

Ленар Сафин сүзләренчә, “Буран” планы эшләнгән, аның буенча меңнән артык  берәмлек махсуслаштырылган техниканы өстәмә җәлеп итәргә мөмкин булачак.

Төбәк һәм федераль автомобиль юлларында алышынып торган һава шартларын бик тиз хәбәр итеп торучы метеостанцияләр эшли.

Юл-транспорт һәлакәте күп булган торак пунктларда ясалма яктырту урнаштырылган. Агымдагы елда мондый эшләр 34 торак пунктта башкарылган.

Татарстанда федераль билгеләнештәге автомобиль юлларының озынлыгы мең км дан артык тәшкил итә, төбәкнеке – 13,5 мең км, җирле билгеләнештәге – 23,7 мең км.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International