Бүген Казанда Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның уртак утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Казан Кремлендә узган чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Тр Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм башкалар катнашты.
Көн тәртибендә "Татарстан Республикасында инвестицион климат торышын яшырту һәм бизнеска административ басымны киметү чаралары турында" темасы булды.
Бүген Казанда «Росбанк» белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Росбанк» идарәсе рәисе Дмитрий Олюнинның эшлекле очрашуы кысаларында имзаланды.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында узды. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Росбанк» документта беркетелгән килешүләрне эзлекле рәвештә гамәлгә ашырырга җыеналар.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстан Республикасы Югары суды судьясы итеп билгеләп куелганнарга һәм Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары судьяларына таныклыклар тапшырды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев катнашты.
Бүген Татарстанның Спас районында Болгар ислам академиясен ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төрле дини конфессияләр вәкилләре, башка рәсми затлар катнашты.
Башта Рөстәм Миңнеханов, Михаил Бабич һәм башка мәртәбәле кунаклар «Кол Гали» кунакханә комплексын карап чыктылар һәм төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанда Болгар ислам академиясенең тантаналы ачылуы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм тантаналы чарада катнашучыларга котлау телеграммасы юллады.
Бүген Казан астында "Свияжск таулары" гольф-клубы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Кубогына гольф буенча хәйрия турниры узды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры Владимир Леонов, "Роналд Макдоналд йорты" хәйрия фонды идарәсе рәисе Хәмзәт Хасбулатов һәм башкалар катнашты.
Бүген Әлмәттә «Татнефть» ГАҖнең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасы узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башкалар катнашты.
Конкурста катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген монда иң яхшы яшь хезмәткәрләр җыелган, алар үз бүлекчәләрендә җиңү яулаганнар. Аның сүзләренчә, һөнәри осталык конкурсында катнашучылар саны елдан-ел арта бара, аларның әзерлек дәрәҗә дә үсә. Болар бар да «Татнефть» компаниясендә эшче һөнәренең абруе арту турында сөйли.
Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ хезмәт коллективы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.
Татарстан Президенты дәүләт бүләген «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Магановка тапшырды.
Нефтьче көне һөнәри бәйрәмен «Татнефть» компаниясе лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп каршы ала, коллектив нефть чыгару, эшкәртү, җитештерелә торган продукция күләмен арттыру һәм сыйфатын яхшырту кебек амбицияле максатларга ирешә.\Бу хакта бүген Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов белдерде.
Тантаналар Әлмәттә олылап бәйрәм ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык республика нефтьчеләрен һәм нефть ягы халкын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.
Бүген Әлмәттә зур тантаналар узды, шулай ук биредә Шәһәр көнен дә билгеләп үттеләр.
Шәһәрнең үзәк Ленин урамында нефть эзләү тарихы һәм нефть ягын үстерүгә багышланган театральләшкән тамаша, сәнәгатьнең алдынгы хезмәткәрләре, нефть чыгару һәм нефть сервисы оешмалары вәкилләре катнашында бәйрәм парады булды, ретроавтомобильләр парады узды.
Сәхнәдән нефтьчеләрне бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.