Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ коллективы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ хезмәт коллективы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. 

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте. 

Татарстан Президенты дәүләт бүләген «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Магановка тапшырды. 

Искәртик, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены - республикасының иң югары бүләге. Ул 2004 елның 24 мартында имзаланган "Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында" гы 25 нче Татарстан Республикасы Законы нигезендә гамәлгә керде.

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының предприятиегә республика һәм илнең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше, берничә буын нефтьчеләр хезмәтенә хөрмәт йөзеннән бирелүен аеруча ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International