Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 894 тикшерү уздырылган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгышын шул мәсьәләдән башлады.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Беларусь һәм Россия журналистлары берлеге “Друзья сябры” вәкилләре белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә тантаналы төстә мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, экология һәм башка өлкәләрдә көч куючы атказанган 46 белгеч дәүләт бүләкләренә ия булды. Дәүләт бүләкләрен республиканың Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ВТБ Банкы" ГАҖ президенты - идарәсе рәисе урынбасары Ольга Дергунова белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Бишкәккә «Алтай цивилизациясе һәм Алтай телләре гаиләсенең тугандаш халыклары» халыкара форумы кысаларындагы чараларда катнашу өчен килде.
Бөек Евразия даласы һәм анда яшәгән халыклар тарихы - бу Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре арасындагы бай мәдәни багланышлар тарихы ул. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Алтай цивилизациясе һәм Алтай тел төркеменең тугандаш халыклары» халыкара форумында белдерде. Форум Кыргызстанда Бишкәк шәһәрендә уза.
Бүген “Президент академиясенең җәйге кампусы-2017” VI халыкара мәгариф форумының ябылу тантанасы узды.
Искә төшерәбез, алтынчы Җәйге кампус 2017 елның 7-20 июлендә узды, аның темасы “Эшкуарлык: идеядән уңышка” дип атала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң ике көнлек визит белән Бишкәк шәһәренә (Кыргызстан Республикасы) килде.
«Манас» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Кыргызстан Республикасының Беренче вице-премьер-министры Мөхәммәткалый Әбелгазыев, Россия Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Крутько һәм Кыргызстан Республикасы Парламенты депутаты Азамат Әрәпбаев каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян әфәнде белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Иран Ислам Республикасының Хөрәсән-Резави провинциясе делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде. белдерде.
Бүген Казанда ИТ-парк югары технологияләр технопаркында Татарстан-Иран эшлекле форумы узды.
Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян җитәкчелегендәге делегациясе әгъзалары катнашты.
Форум башланганчы Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы ИТ-потенциалны тәкъдир итте.