Рөстәм Миңнеханов Казанда Татарстан-Иран эшлекле форумында катнашучыларны сәламләде

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Бүген Казанда ИТ-парк югары технологияләр технопаркында Татарстан-Иран эшлекле форумы узды.

Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян җитәкчелегендәге делегациясе әгъзалары катнашты.

Форум башланганчы Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов  Татарстан Республикасы ИТ-потенциалны тәкъдир итте. Ул кунакларга мәгълүмат технологияләренең тулаем үсеше турында сөйләде, шул исәптән Татарстанның электрон хезмәт күрсәтүләр буенча (медицина, мәгариф, коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү, салым түләүләре, штрафлар һәм башкалар буенча) илдә беренче урында булуын да билгеләп үтте.

Форум ачылышында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Татарстан - Иран» эшлекле форумында катнашучыларны сәламләде. Ул Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиянга Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.  

«Безнең республика Иран компанияләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерергә тели, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Эшлекле даирәләр бүгенге очрашу барышында тәҗрибә алмашырлар, булган бизнес-планнары турында фикер алышырлар, хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен ачарлар дип ышанам».

«Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең илләрнең хөкүмәтләре төрле өлкәләрдәге багланышларны киңәйтүгә күп көч куя. Без дә төбәк дәрәҗәсендәге бу  процессларда актив катнашырга телибез. Татарстан чит илләр компанияләренең Россия базарына чыгу өчен безнең республиканы эш мәйданы итеп сайлауларын хуплый. Без хезмәттәшлек өчен ачык һәм багланышларны үстерергә әзер. Барлык катнашучыларга да уңышлы эшләүләрен һәм гамәли нәтиҗәләргә ирешүләрен телим».

Татарстан Республикасы туристик потенциалын Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов тәкъдир итте.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International