Рөстәм Миңнеханов "ВТБ Банкы" ГАҖ президенты - идарәсе рәисе урынбасары Ольга Дергунова белән очрашты

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ВТБ Банкы" ГАҖ президенты - идарәсе рәисе урынбасары Ольга Дергунова белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн катнаштылар. 

Яклар банк өлкәсендә хезмәттәшлек, алга таба ВТБ банкы һәм Татарстан Республикасы арасында багланышлар турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International