ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2012 ел
шимбә
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында цифрлы телевидениены эшлтеп җибәрү тантанасында катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районы Кече Кибәч авылында күпфункцияле спорт-мәдәният комплексы ачты. Ул республика программасы буенча төзелгән.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эшлекле сәфәре барышында ике социаль объект ачылышында катнашты.
Бүген ТР Премьер-министы Илдар Халиков В.И.Качалов исемендәге театрга реконструкция ясау барышы белән танышты. Ул яңа корпуста булды. Аны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, шулай ук бу объектта эшләүчеләр озата барды.

7
декабрь, 2012 ел
җомга
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Кыргызстан Президентының тормыш иптәше, “Сәламәт ил” (“Здоровая страна”) иҗтимагый фонды рәисе, Кыргызстан дәүләт медицина академиясе доценты Рәйсә Атамбаева белән очрашты. Рәйсә Атамбаева Казанга, татар милләтенең бер вәкиле буларак, ТР Президетны чакыруы буенча Бөтендөнья татар конгрессының Vсъездына кунак булып килде.

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның пленар утырышы ачылды. Утырышта катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые гости! Сезне Татарстан республикасында кайнар сәламлим. Бүген татар халкы тормышында тарихи вакыйга. Бөтендөнья татар конгрессы съезды - көтеп алынган зур бәйрәм. Егерме ел эчендә конгресс Татарстан Республикасы белән бергә зур юл үтте. Ул халкыбызны берләштерде, туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча зур эшләр башкарды. Бөтендөнья татар конгрессы - уңышлы проект. Без конгресска таянып эшлибез. Һәм ул безнең ышанычыбызны һәрвакыт аклый.

6
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Россия Транспорт министрлыгы һәм Россия тимер юллары вәкилләре белән сөйләшүләр алып бару вакытында мөһим килешүләр төзелде, дип белдерде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия транспорты” VI халыкара күргәзмәсендә Татарстан делегациясе эшен бәяләп.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы утырышында катнашу өчен Казанга килгән Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Tur Partners компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда компанияне гамәлгә куючы һәм генераль директоры Ричард Дейли, директор Патрик Дейли, Tur Partners Eurasia генераль директоры Мухарбек Аушев, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International