ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Россиянең эре сәнәгый үзәкләре булган Татарстан белән Архангельки өлкәсе хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга ниятли. Бүген Казан Кремлендә ике төбәк җитәкчесе имзалаган хезмәттәшлек Килешүе шуны раслый. Документка ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Архангельски губернаторы Игорь Орлов белән очрашуы вакытында кул куелды. Сүз уңаеннан, Игорь Орлов губернатор постын 2012 ел башыннан гына били. Бу аның Татарстанга тәүге сәфәре.

5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында “Анализ лучшей практики градостроительного развития больших городов и крупногородских агломераций” темасына багшыланган фәнни-гамәли семинарда катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Медицина-социаль экспертиза Баш бюросының яңа бинасында булды. Ул биредә республика иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.
“Казан ярминкәсе” янәдән энергия һәм ресурсларны саклау буенча яңа җиһазлар, алдынгы технологияләр тәкъдим итү, энергия саклау белән бәйле көнүзәк проблемаларны уртага салып сөйләшү мәйданына әйләнде. Бүген биредә “Энергетика. Ресурсларны саклау” дигән XIV халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” дигән XIII халыкара симпозиум эшли башлады. Әлеге чараларны ТР Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге оештырган.

4
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Билгеле булганча, Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2013-2016 елларга “Мирас-Наследие” максатчан программасы гамәлгә куелды. Бу хакта бүген тулырак ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сүз барды. Журналистлар белән очрашуда ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, аның урынбасары Светлана Персова һәм ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары - “РФ коммунистик партиясе” сәяси партиясе фракцияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, ТР Президентының ТР Дәүләт Советында тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов, ТР Президентының Эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.

3
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт йортында узды. “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары – икътисад һәм финанслар буенча директоры Айрат Сабирҗанов компаниянең агымдагы елның 9 ае финанс- хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында белдерде.
Татарстан Республикасы белән Samsung компаниясенең эшлекле элемтәләре ешая һәм хезмәттәшлеге югары дәрәҗәгә күтәрелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Samsung Electronics компаниясенең Россия һәм БДБ илләре буенча президенты Джан Санг Хо белән очрашуда белдерде.
Бүген Истанбулда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төркия икътисад министры Зафер Чаглаян эшлекле хезмәттәшлек үсеше перспективалары буенча фикер алыштылар.
Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул мэры Кадыйр Топбаш белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International