ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2021 ел
шимбә

ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Covid-19 авыруы таралуга каршы көрәш буенча чаралар хакында фикер алыштылар.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Төп максаты – “РФ оборона өлкәсендә бурычларны хәл итүдә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасы” дигән VII ведомствоара фәнни-гамәли конференциядә катнашу.


25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының егерме җиденче утырышында катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.


23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстанда юл эшләре программасы уңышлы төгәлләнә. Аның гомуми суммасы - 38,6 млрд сум.

Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.

Бүген ТАСС матбугат үзәгендә матбугат конференциясе узды, анда “Цифровой прорыв” конкурсы, “Россия – мөмкинлекләр иле” проекты ярымфиналларына нәтиҗәләр ясалды, шулай ук финал этабын уздыруның урыны һәм датасы игълан ителде.


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты һәм алар киләчәктә Иннополисның үсеше турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук министр урынбасары Константин Михайлик катнашты, очрашу Мәскәүдә федераль министрлыкта узды.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы үзенең Казандагы филиаллары фондларын Столбище поселогында махсус төзелгән яңа бинага күчерә башлады. Бу хакта Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

“Россия - мөмкинлекләр иле” президент платформасының флагман проекты – “Цифровой прорыв” бөтенроссия конкурсының сигезенче хакатоны тәмамланды, ул авыл хуҗалыгына, әйләнә-тирә мохиткә багышланган иде.

Конкурсның операторы – Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РЭКА).


13
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Бүген Иннополиста ике көнлек Merge конференциясе башланды, ул Россиянең барлык төбәкләреннән мәгълүмат технологияләренең төрле өлкәләреннән якынча 500 вәкилне җыйды: эшләүчеләр, маркетологлар, digital-дизайнерлар, менеджерлар, HR-белгечләр, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә әле генә үз юлларын башлаучылар.


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International