ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
Бүген Сингапурда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Сингапурның Ли Куан Ю исемендәге Милли Университеты каршындагы Дәүләт сәясәте мәктәбе җитәкчелеге арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм мәктәпнең деканы, профессор Кишоре Мабубани (Kishore Mahbubani) кул куйды.

28
сентябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы “Электрон Хөкүмәт” проектын тормышка ашыруда шактый алга китте һәм, Сингапур белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырылуын исәпкә алганда, без бу мәсьәләдә лидерлар рәтенә керә алачакбыз.
Бүген Сингапурда Татарстан Республикасы һәм IDA International компаниясе (Сингапур) арасында үзара аңлашу турында төзелгән һәм имзаланган Меморандумга аңлатма биреп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай диде.
Бүген Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Сингапурда булудан файдаланып, әлеге илнең милли үсеш министры Ма Боу Тан әфәнде белән очрашу үткәрде.
Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин, “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин катнашты.
Бүген Сингапурда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Сингапурның Дәүләт хезмәте колледжы (Civil Service College Singapore) арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Сингапурның Дәүләт хезмәте колледжы вәкиле Лим Су Хун (Lim Soo Hoon) ханым имза куйды.
Бүген, 28 нче сентябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Сингапурга визиты барышында берничә очрашу үткәрде.
Шуны искәртик: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дүртенче Россия-Сингапур эшлекле форумы (2009 елның 27 нче – 29 нчы сентябре) эшендә катнаша.
Иртән IDA International компаниясе (Сингапур) офисында Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров катнашында e-Government Singapore (Сингапурның Электрон Хөкүмәте) проекты тәкъдир ителде.

27
сентябрь, 2009 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Сингапурда Россия-Сингапур эшлекле форумы (Russia Singapore Business Forum) эшендә катнаша.
Татарстан Республикасы делегациясенә шулай ук Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров һ.б. кергән.
Хәзерге Россия-Сингапур эшлекле форумы (2009 елның 27 нче – 29 нчы сентябре) – дүртенчесе.

26
сентябрь, 2009 ел
шимбә
Бүген Казан районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Аларның өчесендә – Мәскәү һәм Чехов базарлары территориясендә һәм Идел буе районында - иртән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов булды.

25
сентябрь, 2009 ел
җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “Татнефть” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышын үткәрде.
Утырыш алдыннан анда катнашучылар өч мәйданчыкта булдылар. Аларда компания Россия масштабларында иң зурлардан саналган проектларын тормышка ашыра. Болар – “ТАНЕКО”, авыр йөк машиналары һәм автобуслар өчен тоташ металлокордлы шиннар җитештерү заводы, “Нижнекамскшина” ның “Кама-Евро” радиаль җиңел автомобиль покрышкалары җитештерү цехлары.
Татарстанда зур күләмдә капиталь ремонт үткәрелүгә карамастан, республикада бу мәсьәлә актуаль булып кала. Бүген Министрлар Кабинетында узган традицион киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Капиталь ремонтның үтәлеше турындагы доклад белән Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов чыгыш ясады. Ул китергән мәгълүматларга караганда, 44 муниципаль берәмлектән 34 е капремонт эшләрен төгәлләгән. 114 йортта эшләр тәмамланмаган. Шул ук вакытта торак инспекциясе тарафыннан программаның соңгы вариантындагы 2403 йортның 1675 енә караган актларга кул куелган.

24
сентябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Без Татарстан Республикасыннан Россиянең ИТ-индустрия лидерын ясарга телибез. Бүген Казан Ратушасында икенче Россия Технология Турында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай диде.
Шуны искәртик: Казан бу атнада Технология Турында катнашучылар барачак өч Россия шәһәре исемлегенә кертелгән (Мәскәү – 22 нче сентябрьдә, Казан – 24 нче сентябрьдә, Томск – 25 нче сентябрьдә).
Әлеге чара “ТехТур” Европа Ассоциациясе (ЕТТ - European Tech Tour Association) тарафыннан оештырылган, Россиядә ул икенче тапкыр үткәрелә, Европаның төрле илләрендә барлыгы 30 дан артык техник тур булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International