Республикабызның “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын кертүдәге уңышлы тәҗрибәсе Лондонда бара торган Бөтендөнья алдынгы технологияләр форумында югары бәяләнгән. Британия технология һәм электрон коммерция институтының “Электрон Хөкүмәт ярдәмендә уңышлы идарә итү” исемле премиясен («Award of British institute of technologies and E-commerce») Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка лорд Әхмәт Роттерхамский тапшырган. Бүген бу турыда журналистларга биргән интервьюсында тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов әйткән. Моннан тыш, Британия институтының “Технологияләр өлкәсендә лидер” дигән премиясенә 2000 елда физика өлкәсендә Нобелев премиясе лауреаты булган Жорес Алферов лаек булган.
2009 елның якынча нәтиҗәләренә караганда, Татарстан Республикасы тулай төбәк продуктының күләме – 877 млрд. сум, сәнәгый җитештерү күләме – 750 млрд. сум тәшкил итәргә мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында бу турыда Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының алдан фаразлауларына караганда, 2010 елда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 88,3 млрд. сум керәчәк (шул исәптән үз керемнәребез – 80 млрд. сум).
Татарстан Республикасы бюджетына 66,1 млрд. сум керергә тиеш (шул исәптән үз керемнәребез – 57,8 млрд. сум).
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстанның финанслар министры Радик Гайзатуллин шундый саннар китерде.
Бүген Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дүртенче Россия-Сингапур эшлекле форумы (Russian-Singapore Business Forum) эшендә катнашты.
Форум “Шангрила” кунакханәсендә узды. Оештыручыларның сүзләренә караганда, анда Россия бизнес-ширкәтләренең гадәттәгедән тыш күп вәкилләре җыелган.